Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.  2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында– 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар.  ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

09.02.2016 ел 21.37 Зәй МР, Сармаш–Баш авылы, Октябрьск урамы, 42 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 62 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы, 1969 елгы һәм аның улы 2007 елгы зарар күрә. 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән алар Зәй хастаханәсенә озатылалар. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International