Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.  1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

08.02.2016 ел 13.10 Казан шәһәре, Сухая река поселыгы, Вересаева урамы, 19 йорт

Шәхси йортта ут чыга. 10 кв.м. мәйданында аш бүлмәсе яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1952 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International