Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  51  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9  тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 2  тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, балыкчыларны коткару буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

03.02.2016 ел 06.48 Яшел Үзән районы, Городище авылы, Яшел урамы,14 нче йорт.

Ут шәхси йортта чыга. Мәйданы 36 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1931 елгы хатын-кыз мәетен табалар.  Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International