Игътибар, автомобильчеләр! Алабуга һәм Түбән Кама районнары арасында Покровское – Кызыл Чишмә боз кичүендә йөрү вакытлыча туктатылган

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 нче февральдә сәгать 16:00 дә эшләтә торган оешма җитәкчелеге карары буенча һава торышы шартлары сәбәпле Кама елгасы аша Алабуга районы Покровское авылы – Түбән Кама районы Кызыл Чишмә авылы юлы белән боз кичү вакытлыча ябык. Бу кичү буенча 2 тоннага кадәрь авырлык белән транспорт чараларына йөрергә ярый иде. Кичүнең арасы 700 метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International