Торак секторда янгыннарны булдырмау буенча янгын профилактикасы эше нигезендә “Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте” Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесенең Түбән Кама отрядының эшчеләре өй хуҗаларына һәм вакытлыча файдалануга алып торучы җаваплы кешеләргә өйдә янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк икәнне аңлату максаты белән көн саен өйләрне әйләнеп чыгалар. Бохарай авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Зәй муниципаль районы Новоспасск авылының торак секторын әйләнеп чыктылар. Шундый ук эшне Бәркәтә авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Чирмешән муниципаль районы Бәркәтә һәм Туймәт авылларында үткәрделәр.