Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеоконференция рәвешендә республика киңәшмәдә иҗтимагый куркыныч зонада булган гражданнар белән эшләү буенча профилактик төркемнәрнең нәтиҗәлеге һәм РСЧС хезмәтләре һава торышының начарлануына әзер булуы турында фикер алышынды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында үтте. Анда шулай ук ТР КЧСПБ рәисе – ТР беренче Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин доклад белән чыкты.