2015 елның 3 нче декабрендә 15 сәгать 16 минутта “112” системасы аша Казан шәһәре, Мәскәү районы, ТЭЦ ур., 34 адресы буенча шартлау турында хәбәр килгән.
Беренче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге урынга килүгә ут белән эш иткән вакытта буш 34 кубик метр күләмлектәге автоцистернада пар һәм һава катнашмасы шартлавы ачыкланган. Автоцистерна янып китүчән майлау материалларны ташыр өчен кулланылган иде.
Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, 1985 елда туган ир-ат һәлак булган, гараж боксының пыяла капламасы бәреп ватылган, автоцистерна җимерелеп беткән. Һәлакәтнең чамаланган сәбәбе – ут белән эш иткән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Урында Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны көчләре эшли.