Самбо ритмында

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгын сүндерү хезмәте Федераль янгын сүндерү хезмәтенең икенче отряды вәкилләре Татарстан Республикасының Федераль янгын сүндерү хезмәтенең спорт ягыннан иң уңган бүлек исемен казанды. Гадәттәгечә, төркемнәрнең нәтиҗәләре ике атау буенча сынала: гамәли янгын сүндерү спорты һәм калган спорт төрләре, шул исәптән самбо да. Самбо буенча күчмә кубок бүлекнең диварларына менә инде өч ел кайтмаган. Чистайда көрәшлечәлргә бу үкенечле ялгышлыкны төзәтергә туры килде. Анда республика беренчелегенә физик культураның 8 коллективы вәкилләре җыелган.

Барлык көрәш нәтиҗәләре буенча самбо көрәше буенча ярышларда гомуми төркем җиңүен икенче отряд спортчылары бәйрәм итте. Беренче отрядны вәкил итүче Түбән Кама көрәшчеләре икенче урынны алды, ә Яр Чаллының унбишенче отряд янгын сүндерүчеләре өченче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International