Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 зарар күрде, 16 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Башка хезмәткәрләр белән эшләү – 3 тапкыр, авыру кешене транспортировкалау – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
01.12.2015 ел 10.28 Казан шәһәре, Идел буе районы, Павлюхин урамы, 106 нчы б йорты.
Ике катлы кирпеч торак йортта, бер бүлмәле фатирда ут чыга. 1 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр 8 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
01.12.2015 ел 15.43 Арча шәһәре, Трудовая урамы, 2 нче б йорты.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр тәрәзә аркылы 5 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе- ут төртү.
01.12.2015 ел 22.35 Бөгелмә шәһәре, Совет урамы, 45 нче йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортта бер бүлмәле фатирда урын җирләре яна. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.