ГТХМ хезмәткәрләре 9 балыкчының гомерен коткарган. Коткарылганнарны зур штраф көтә

2015 елның 28 ноябре, шимбә

2015 елның 28 нче ноябрендә Лаеш муниципаль районы Макаровка торак пункты янында Кама елгасында яр буеннан 5 километрда 9 балыкчы белән боз кисәге аерылып киткәне турында хәбәр килгән. Лаеш районында балыкчылар бозга чыга торган урыннарда тәүлек буе кизү торган ТР ГТХМ карамагындагы 2 нче Зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары “Хивус-6” һәм “Хивус-10” һава мендәрле суднолар ярдәме белән аерылып киткән бозга якынлашып уңышсыз балыкчыларны яр буена илтә алган. Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен балыкчыларның бөтенесенә дә штраф салыначак, чөнки алар 7 сантиметрдан ким калынлыктагы бозга чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International