ГТХМ кисәтә

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Боз астыннан балык тоту сезоны алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре балык тотучыларны бозда сак булырга һәм үз гомерләрен куркынычка дучар итмәскә тагын бер тапкыр чакырдылар. Моның турында балык тотучыларны Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бүген ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта кисәтте. Бу елның башыннан республиканың су объектларында 118 кеше һәлак булган. Узган елда 130 баткан кеше суның корбаны булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International