Бүген иртән уңышсыз адреслар буенча профилактик рейд вакытында “Жилкомплекс” идарә итү компаниясе эшчеләре 44 яшьлек ир-атны үлемнән коткардылар. Коммуналь түләүләр буенча бурычлар булган торучыларның планлы тикшерүе вакытында алар беренче каттагы бер фатир ишегенә шакылдаттылар. Аның хуҗасы 40 мең сумлык бурычка баткан. Ишек озак ачылмаган иде, чөнки фатир хуҗасы диванда сүндерелмәгән сигарета белән йокыга киткән. Шуңа күрә өй җиһазы пыскып яна башлаган, каты төтен чыккан иде, ир-ат нәрсә булганын аңламаган да. Аны баскыч мәйданына чыгарып, янгын һәм башка хезамәтләрне чакырдылар. 53 нче янгын һәм коткару бүлеге кизү каравыллары тиз генә пыскап торган диванны урамга чыгарып ташладылар, ә коткаручылар торак йортларны тикшерергә дәвам иттеләр.