Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 11, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 1, каралтылар – 4.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыкканнар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, тере көмешне бетерүгә – 1, башкаларга – 4. Профилактик эшкә – 1.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.