Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 22, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 3, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, транспорт чаралары – 1, бакча йортлары – 1, каралтылар – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2, ут төртү – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, башкаларга – 4. Профилактик эшкә – 3.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International