Мәктәп каникуллары алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хезмәткәрләре 55 нче Казан мәктәбенең дүртенче сыйныф укучыларына тематик дәрестә көзге боз өстендә йөрү тыелганы, боз астына төшеп киткәндә кешенең дөрес гамәлләре һәм зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Укучылар чиратлашып коткаручы да, зыян күрүче дә булдылар. Дәрес ахырында ата-аналарына күрсәтә алыр өчен һәм дуслары белән белем арттыра торган мәгълүмат белән бүлешер өчен дүртенче сыйныф укучыларына китап өчен кыстыргычлар бирделәр.