Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 2. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1, ут төртүдән – 2, электр җиһаз төзелеше һәм корылышы кимчелеге аркасында – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 4, башкаларга – 3. Профилактик эш – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.