Татарстан коткаручыларына яңа техника бирделәр

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы зональ эзләү-коткару отряды башлыкларына япон кар йөрткечләрнең ачкычларын бирделәр. Яңа кар йөрткечләр Буа, Казан, Алексеевское, Шәмәрдән авылы, Түбән Яке авылы, Яр Чаллы һәм Лениногорскта нигезләнгән барлык җиде отрядының запасын тутырдылар.

Отряд башлыкларына ачкычларны ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару башлыгы урынбасары Александр Солдатов биргән иде. Ул Татарстан коткаручыларының бөтен хезмәт исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Хөкүмәтенә һәм ТР ГТХМ министры Рафис Хәбибуллинга кешеләр коткару буенча күркәм эшкә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International