Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отрядының Күзкәй бистәсен саклау буенча аерым пост эшчеләре Тукай муниципаль районы Күзкәй бистәсе ирекле янгын сүндерү төркеме эшчеләре белән бергә һәр өйне әйләнеп тикшерде. Әңгәмәләрне үткәргәндә хуҗаларның төп игътибары мич җиһазларын урнаштырган һәм кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә, төзек булмаган мичләрне яисә төзек булмаган тимерчыбыклы электр җылыткычларны кулланырга ярамаганлыкка юнәлтелгән иде. Шулай ук йортта янгын килеп чыккан вакытта гамәлләр тәртибе турында инструктаж үткәрелгән иде әм торак фондта янгын куркынычсызлык таләпләре язылган истәлекләр өләшелгән иде.