Тәүлек эчендә Татарстанда 1 янгын чыккан

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 27, янусыз кыска ялганыш аркасында – 6, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 16. Республика янгын сүндерүчеләре 1 янгынны сүндергән. 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 15 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 6, юл-транспорт һәлакәтенә – 3, башкаларга – 4. Профилактик эш – 2.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International