Килделәр 139 нчы Казан мәктәбенең беренче сыйныфы укучылары. Аларны спорт залында җыйдылар. Чараны оештыручылар балалар өчен спорт ярышлары буларак берничә гади янгын сүндерү сынаулар әзерләгән иде. Янгын сүндерүчеләр дә балалар алдында үзләренең осталыгын күрсәттеләр. Штурм баскычы белән осталар өйрәнү манарасының дүртенче катына җитез генә менделәр. Шуннан соң балаларны уку янгын сүндерү бүлегенә җитәкләделәр. Анда балаларга заманча техника һәм җиһазларны күрсәттеләр, бигрәк тә аларны шул бүлек территориясе буенча автоцистернада йөртеп алдылар. Чара ахырында аларга “Спасик һәм аның дуслары” дигән фильм күрсәтеп татлы нәрсәләр белән чәй эчү оештырдылар.