Нефть объектларына ашыгыч ярдәм

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Узган көннәрдә “Норлатнефть” Нефть һәм газ чыгаручы идарәсе тактик өйрәнүләрен үткәрде. Өйрәнүләр нияте буенча 2 нче номерлы вертикаль корыч сыемлыкта пар һәм һава катнашмасы шартлады. Янгын 2 000 куб метр кара алтынны әсирлеккә алды. “Пурга” күбек җайланмасы баш операциянең төп инструменты булды. Өйрәнүләрнең җитәкчесе сүзләренчә, бирелгән мәсьәләләрне башкару дәрәҗәсе осталыкның лаеклы дәрәҗәсен күрсәтте. Ул шәхси составның тактик һәм практик хәзерләнүе белән канәгатьләнеп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International