Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 26, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13, башкаларга – 2. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3. 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 2, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2, ризык әзерләгән вакытта сак булмаудан – 1, ачыклана – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 17 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 9, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, суда эзләү операциясенә – 1, башкаларга – 6.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.