Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә яңа белем алдылар

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белем алу һәм методика үзәге нигезендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификацияне күтәртү оештырылган иде. Алар лекцияләр курсын тыңладылар, практик дәресләр үткәрделәр, түгәрәк өстәлләрдә һәм “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм гражданнар оборонасын башкару” юнәлеше буенча фикер уртаклашуларда катнаштылар. Уңышлы уку һәм ахыргы сынаулардан соң Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 22 хезмәткәр квалификация күтәртү турында таныклык алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International