Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 28, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 5, милекнең төрле формалары – 2. 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 3, ачыклана – 2, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, мичне һәм төтен чыга торган юлны дөрес урнаштырмаудан һәм төзек булмаудан – 1, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 13 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 6, юл-транспорт һәлакәтенә – 4, башкаларга – 3. Профилактик эшләргә – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.