Гражданнар оборонасы өлкәсендә иң тәҗрибәле унбиш белгеч республиканың муниципаль районнарыннан “Татарстан Республикасы ГТХМ гражданнар оборонасы буенча иң яхшы белгеч” исеменә лаек булыр өчен Казанга килгән. Минзәлә муниципаль районы буенча министрлыкның гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтне реальләштерү бүлегенең җитәкче консультанты Надежда Ботова гражданнар оборонасы өлкәсендә иң яхшы белгеч булган. Түбән Кама районы буенча Татарстан Республикасы ГТХМ Идарәсенең җитәкче ГО белгече Андрей Болонкин икенче урынны алган. Буа муниципаль районы буенча министрлыкның гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтне реальләштерү бүлегенең җитәкче консультанты Энгел Низамов иң хәбәрдар, профессиональ һәм тәҗрибәлеләр арасында өченче урынны алган.