Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 25, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше һәлак булган. 1 кеше зыян күргән. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: җылыткыч мичнең төзек булмавыннан – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, электр җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, югалган кешене эзләргә – 1, башкаларга – 1. Профилактик әңгәмәләргә – 4.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.