Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2015 елның 23 октябре, җомга

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 23, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 6, милекнең төрле формалары – 1. 2 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1, транспорт чараның системалары, механизмнары һәм элемтәләре төзек булмавыннан – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлны дөрес урнаштырмаудан – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2,  электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 3, газ җиһазны  дөрес урнаштырмаудан һәм кулланмаудан – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 16 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 7, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, югалган кешене эзләргә – 1, башкаларга – 4. Профилактик эшләргә – 2.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International