Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 2, транспорт чаралар – 1, бакча йортлары – 1, печән – 1. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 2, ут төртү – 2, транспорт чараның системалары, механизмнары һәм элемтәләре төзек булмавыннан – 1, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән югалган кешене эзләргә – 1, шикле әйбер турында хәбәр итү буенча – 1, башкаларга – 2. Профилактик эшләргә – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.