А.Н. Туполев ис. КМТТУ студентлары ЦУКС эше белән таныштылар

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Бүген А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү технология университеты сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы факультеты студентлары Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә (ЦУКС) кунак булдылар. ГТХМ ның потенциаль хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урыбасары Олег Степущенко каршылады.

Дүртенче һәм беренче курс студентларын ЦУКС киңәшмә залында урнаштырдылар. Аннары аларны оператив кизү сменасы тәүлек буе эшли торган ситуацион залга озаттылар. Күргәнне һәм ишеткәнне ныгытыр өчен студентларга ГТХМ Татарстан баш идарәсенең берләшкән матбугат хезмәте хәзерләгән фильм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International