Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 28, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 2, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 4 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, тере көмешне бетерүгә – 1, суда эзләү операциясенә – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшләргә – 4.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International