17 нче октябрьдә Түбән Кама районы Поповка авылыннан ерак түгел дүрт кеше янган газ белән тончыгып үлгән. Һәлак булганнарның берсе – 28 яшьлек Кама Аланы авылы торучысы, калганнырның өчесе – Түбән Камалылар: 29 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 16 яшьлек кызлар. Яшьләр “УАЗ Патриот” автомобиль салонында утырган иде.
Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, кич белән 15 нче октябрьдә алты кешелек компания балык тотарга киткән. Кире кайтканда автомобиль кырда пычракка баткан. Машинаны үзләре генә чыгара алмыйча, компания шул ук урында кунып бу мәсьәләне иртүк хәл итәргә карар иткән. Ике ир-ат якын торган балык тотучылар вагонына йокларга китте, калганнары машинада урнашты. Мөгаен, йөртүче, туңмас өчен машинаны кабызылган килеш калдырып, тавышйоткыч су астында булганга игътибар итмәгән.