Дип уйлый Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды филиалы Казан эзләү-коткару отрядының 1 нче дәрәҗәле коткаручысы Ирина Федоткина. Ул узган көннәрдә Россия ГТХМ ның “Батырлык йолдызлыгы” фестиваленең региональ этабы нәтиҗәләре буенча “Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең иң яхшы кинологы” исеменә лаек булган. Кинолог-коткаручы булып эшләгән вакыт эчендә ул төрле гадәттән тыш хәлләрне һәм һәлакәтләрне бетерүгә барлыгы 320 дән артык чыгышларда катнашкан. Аның кинология төркеме табигый мохиттә кешеләрне эзләү белән бәйле эшләрдә 100 дән артык тапкыр катнашкан.
Россия ГТХМ ның “Хезмәтләр өчен” билгесе һәм берничә тапкыр Россия ГТХМ һәм Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Хәзер берьюлы Ирина төрле токымлы дүрт эт белән эшли.