ВДПО ның (Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең) Татарстан республика бүлеге хезмәткәрләре 99 нчы Казан мәктәбе янгын сүндерү һәм коткару классларының кадетлары өчен беренче ашыгыч ярдәм итү, ут сүндергеч куллану һәм бозда коткару буенча мастер-класс үткәрделәр. ВДПО инструкторы балаларга төтен эчендә тончыккан яисә бик күп су йоткан кешегә үткәрергә кирәк була торган реанимацион чараларны күрсәтте. Дәрестә ут сүндергечнең эшләү нигезләре, аның төрләре һәм ничек аларны куллануы өйрәнелде. Дәрес ахырында кадетлар янгын куркынычсызлык һәм бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәкалләрне тиз уйлап табуда ярыштылар.