Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 2, милекнең төрле формалары – 1, бакча йортлары – 1, печән – 2. 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: ачык яну яну белән җылытканда сак булмау – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 2, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, электр җиһазны урнаштырганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, җылыткыч мичнең дөрес урнаштырылмавы һәм булмавы – 1, ут төртү – 1, ризык әзерләгәндә сак булмау – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 2, шикле әйбер турында хәббәр итү буенча – 4, юл-транспорт һәлакәте – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшләргә – 1.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International