Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 28, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 23. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 2, транспорт чаралары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: мич төзек булмаудан – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1, электр җиһазы кимчелеге – 1, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыкканнар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 17 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 4, эзләү-коткару эшләренә – 3, юл-транспорт һәлакәтенә – 3, башкаларга – 7. Профилактик чыгулар – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.