Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 18 октябре, якшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 29, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 4. 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 3, югалганнарны эзләүгә – 3, башкаларга – 1. Профилактик чыгулар – 2.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International