Тәүлек эчендә Татарстанда 1 янгын чыккан

2015 елның 17 октябре, шимбә

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 29, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны торак секторда сүндергәннәр. Мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәбе булган.

Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 15 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән техноген төрендә – 6. Профилактик чыгуга – 2. Профилактик әңгәмәләргә – 81.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International