Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 5 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, эзләү-коткару операциягә – 2, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшләргә – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.