Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, транспорт чаралары – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 2.1 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, ут төртүдән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 3, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1, ачыклана – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 4 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, эзләү-коткару операциягә – 2, башкаларга – 1. Профилактик эшләргә – 1.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International