Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, транспорт чаралары – 4, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1.1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, ут төртүдән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 2, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, мич төзек булмаудан – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыкканнар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 13 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, эзләү-коткару операциягә – 2, башкаларга – 5. Профилактик эшләргә – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.