Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре “Жилище” профилактик операция нигезендә күп балалы, фәкыйрь гаиләләр тора торган урыннар буенча рейдлар үткәрә. Бу мәртәбә Күзәтү эшләр бүлеге һәм 8 нче Федераль янгынга каршы отряд инспекторлары Карамалы Тау авылына киттеләр.
Беренче гаилә – ялгыз ана Людмила Иванованың. Гаиләдә 9 бала. Электр чыбыклары иске, тузган, урыннары белән кызганнан каралган. Розеткалар ватылган. Ә җылыткыч мич чыннан да янгын чыганагы, “дары мичкәсе” дигәндәй. Җирле үзидәрә вәкилләре гаиләгә ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Озакламый электр чыбыгын алыштыру һәм мичне төзәтү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.