Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, торак секторда – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 2, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәүдән – 3.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 13 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 2, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, чирлене күчерүгә – 2, агачларны кисәргә – 1, суда эзләү буенча операциягә – 3, Нократ елгасының төбен тикшерүгә – 2, башкаларга – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.