“Чирек болай гына тулмаган шул!” – шундый шигарь белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россия ГТХМ һәм Татарстан Республикасы ГТХМ 25 еллыгына багышланган КВН уены үтте. Республика шәһәрләренең 11 төркеме күңелле шөгыльдә мөмкинлекләрен күрсәтте. Сәхнәдә янгын сүндерүчеләр дә, ГИМС хезмәткәрләре дә, коткаручылар да шаярды.
Яр Чаллы шәһәренең “5 нче смена” җыелма төркеме иң күп балл җыйган. Икенче урынны Казан шәһәре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең “Венеция” төркеме һәм өченче урынны Казан шәһәре “СтоРож” төркеме алган.