Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ территориясендә янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Алар Татарстан Республикасы буенча 5 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды бүлекләренең (киңәшмәле) һәм иң зур Россия химик эшханәләрнең берсенең авария-коткару формированиеләренең көчләре һәм чараларының тактик хәзерләнүләрен планлаштырылыган тикшерү нәтиҗәләре булды.
Өйрәнүләр вакытында 50 дән артык янгын сүндерүче (цех составы белән бергә 100 дән артык кеше) һәм 11 берәмлек техника эшләтелде. Өйрәнүләрнең җитәкчесе “Казаноргсинтез” ААҖ янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә торган 5 нче отряд янгын сүндерүчеләренең һәм эшханәнең өйрәнүләрдә катнашкан газ коткаручы һәм башка авария-коткару формированиеләренең дә хәзерләнгән дәрәҗәсен “яхшы” билгесенә сынады.