Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыруга – 26, янусыз кыска ялганышка – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 6. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, бакча йортлары – 2, транспорт чаралары – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1, ут төртүдән – 3, очракның сәбәпләре ачыклана – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 6, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, башкаларга – 2. Профилактик эшләргә 1 тапкыр чыгу.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International