Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  80 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 3 кеше һәлак булды. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклдана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

16.09.2015 ел 11.30 Әгерҗе шәһәре, Островский урамы, 64 нче йорт.

Шәхси мунчада һәм сарайда ут чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1968 елгы ир-ат зарар күрә. Аны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

16.09.2015 ел 14.20 Әгерҗе шәһәре, Толстой, 56 нчы йорт.

Бер катлы шәхси торак йортта ут чыга. Мәйданы 48 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1971 елгы ир-ат мәетен һәм 1977 елгы хатын-кыз мәетен таба. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

16.09.2015 ел 20.32 Тукай МР, Теләче Тамак авылы, Красноармейск урамы, 14 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыга. Мәйданы 34 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International