Бүген Спас районында Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте ветераны Михаил Ягнов 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Юбилярны бүләк, чәчәкләр һәм матур сүзләр белән котлар өчен эчке хезмәт полковнигы – “ТР буенча 132 нче ФПС янгын бүлеге” ФДКУ башлыгы Владимир Савельев һәм “ТР буенча 132 нче ФПС янгын бүлеге” ФДКУ төп эшләр буенча инспекторы Елена Савельева килделәр.