Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

24.08.2015 ел 07.41 Лаеш районы, Орел авылы, “Сатурн” снт.

Ике шәхси йортта һәм йорт алды корылмасында ут чыга. Мәйданы 60 кв.м. Янгын сүндерүчеләр ике хатын кыз-ны коткара, 1981 елгы һәм 1955 елгы. Алар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәне дөрес үтәмәү

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International