Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2015 елның 21 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.   

Сәбәпләре: мичне кулланган кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчешеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр.

20.08.2015 ел  22.52  Бөгелмә шәһәре,  Деповская урамы, 69 нчы йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. 2 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International