Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын.   

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр, профилактик эшкә - 5 тапкыр. 

29.07.2015 ел 02.30 Яр Чаллы шәһәре,  Гидростроитель урамы, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1996 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International